Чатка кергәч нәрсәләрне белергә кирәк?!
- ЧАТта хәбәр җибәрү өчен, тәрәзәнең астагы өлешендәге «кыр»да әйтәсе хәбәрегезне языгыз һәм «Язам» төймәсен төртегез.
- ЧАТта беръюлы берничә кеше аралашып утыра ала.
- ЧАТның өске өлешендә, әлеге вакытта ЧАТта булганнарның исемнәре күрсәтелгән. Шулай ук һәр хәбәрнең башында аның авторы күрсәтелгән.
- ЧАТтан китү өчен «Чыгу» сылтамасына төртергә кирәк.
- ЧАТка һәр кергән саен, яңа төс бирелә, һәркемнең үз төсе.
- ЧАТта озак вакыт язмаган кешеләрнең төсе тоныклана.
- ЧАТтагы берәр кешенең исеме өстенә бассаң, аның исеме астагы «кыр»да языла.
- Махсус, сезгә дип җибәрелгән хәбәрләр башкаларыннан аерылып тора.
- Сез язганнарны, ЧАТтагы барлык кешеләр дә күрә.
- Саф татарча (татар хәрефләрен кулланып) сөйләшкәннәргә ЧАТта «бүләкләр» каралган.
- Бер-береңне мыскыл итү, сүгенү, ФЛУД (озын яисә кабатланучан текстлар) һәм реклама тыела.
- Соңгы кагыйдәне үтәмәгән кулланучылар, ЧАТка бүтән кертелмәячәк!